Чара 31 мартта «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак.
Нурлатта халыкка түләүсез юридик ярдәм көне узачак. Көн дәвамында нурлатлылар белгечләргә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә алачак.
Кабул итү графигы:
8:00-09:30 Нурлат районында Россия Социаль фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Мәхмүдова Лилия Фәйзехановна
9:30-11:00 Нурлат районында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Кәримов Идрис Габделбар улы
11:00-12:30 Нурлат нотариаль округы нотариусы Мөбарәкшина Гөлнара Наил кызы
12:30-14:00 «БТИ ТР» АҖнең Нурлат филиалы юрисконсульты Савельев Василий Александрович
14:00-15:30 Адвокат Сөләйманова Наталья Хәлилевна.
Телефон буенча алдан язылу: 2-28-24.