Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашында Нурлатта район семинар-киңәшмәсе узды.
«Авылда кече бизнесны үстерү турында» семинар-киңәшмә крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук Нурлат аграр техникумы студентлары катнашында узды.
Семинар - киңәшмә программасына районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе белән танышу, шулай ук дүрт юнәлеш буенча түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар кертелде.
Пленар өлештә район башлыгы Алмаз Әхмәтшинның 2022 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре турындагы мәгълүматын тыңладылар.
Биредә Алмаз Сәлим улы аграр техникумның әһәмиятен ассызыклады, аның базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары өчен кадрлар әзерләүдә семинар-киңәшмә узды. "Монда барлык шартлар тудырылган, һәм балалар яхшы белем ала. Алар бу уку йортын максатчан сайлыйлар, шәһәрдән, районнан чыкмыйча фундаменталь белемнәр алалар. Быел яңа юнәлешләр өстәргә планлаштырабыз. Безнең киләчәгебез монда", - диде район башлыгы.
Семинар-киңәшмә эшендә ТР Эшкуарларга ярдәм фонды, ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе вәкилләре катнашты. Кайбер фермер хуҗалыклары башлыклары уңышлы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Семинар-киңәшмә бүләкләү һәм концерт программасы белән тәмамланды.