Ледок-2010 командасы Бөтенроссия турнирының суперфиналына чыкты.
Кичә "Алтын шайба" Бөтенроссия ярышлары финалында җиңүче "Ледок – 2010" командасын һәм тренер Эдуард Шишкинны якты плакатлар, төсле фейерверклар, флаглар һәм шарлар белән каршы алдылар.
Финал уеннары Түбән Новгород өлкәсенең Городецкий районында «Спорт диңгезе» спорт базасында узды. Бер атна дәвамында "Ледок" спорт мәктәбе коллективы һәм әти-әниләре яшь спортчыларның уеннарын онлайн-режимда күзәтәләр, алар өчен җан аталар. Чемпионнарны каршылауны Спорт сарае янында тантаналы рәвештә оештырдылар, соңрак вакыт булуга карамастан, гаиләләре килде.
Бу "Ледок"ның "Алтын шайба"финалында беренче җиңүе. Команданы суперфинал уеннары көтә, анда бөтен Россиядән иң яхшы 4 команда катнашачак. Уеннар Казан шәһәрендә май аенда узачак.