Агымдагы елның июненнән башлап 3 яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан түләүләрнең бердәм датасы кертеләчәк.
"Мондый ярдәм чарасын рәсмиләштергән гаиләләр һәр айның 5нче көнендә акча ала башлаячак. Алар агымдагы ай өчен түгел, ә алдагы ай өчен исәпләнәчәк. Татарстанда апрель өчен түләүләр 14 апрельдә гамәлгә ашырылачак. Акча агымдагы айга керәчәк, ягъни март аенда гаиләләр март өчен түләүләр алачак, апрельдә апрель өчен алачак. Июнь аеннан яңа кагыйдәләр кулланыла башлаячак, һәм илнең теләсә кайсы ноктасындагы гаиләләргә түләүләр бер көндә – 5нче көнне, алдагы ай өчен киләчәк. Беренче тапкыр яңа дата пособиегә май өчен кулланылачак, счетка акчалар 5 июньдә киләчәк», - дип сөйләде РФ Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең Нурлат районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рушания Шакирова.
Ана капиталыннан айлык акчага хокук бер җанга ике яшәү минимумыннан түбән керемле гаиләләргә билгеләнә.
Керемне исәпләгәндә хезмәт хакы, премияләр пенсияләр, больницалар һәм ата-аналар алган башка керемнәр һәм балалар исәпкә алына.
Айлык түләү суммасы яшәү минимумына тигез.
2023 елга кадәр ай саен ана акчасы капитал гаиләдә икенче балага гына бирелгән, быелдан түләү
бүлек белгечләре сөйләгәнчә, 3 яшькә кадәрге һәр балага рәсмиләштерергә мөмкин.