Авыл җирлекләрендә һәм шәһәрнең кайбер микрорайоннарында агымдагы елга планлаштырылган эшләрне башкару өчен республика үзара салым программасы кысаларында акча җыю дәвам итә.
Быел да программада Нурлат районының барлык 26 торак пункты да катнаша. Кичәге көнгә үзара салым акчаларын җыю планга карата 60 процент тәшкил итте.
Шәһәр буенча анда Тимерьюлчылар һәм Түбән Нурлат микрорайоннары катнаша, аларда үзара салым җыю 92 процент тәшкил итә.
Программада катнашучыларга ашыгырга кирәк, чөнки үзара салым акчаларын җыюны март ахырына кадәр тәмамларга кирәк.