Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе ЕНС буенча вебинарларда катнашырга чакыра

2023 елның 18 марты, шимбә

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне бердәм салым хисабы институтын кертү мәсьәләләре буенча вебинарларга чакыра.

Чаралар идарә хезмәткәрләре катнашында үткәрелә.

2023 елның 21 мартында 10.00 сәгатьтә «ЕНС кысаларында хәбәрләр бирү тәртибе»темасына вебинар узачак. Спикерлар: Эломцева Элина Сергеевна, бурычларны җайга салу бүлеге начальнигы, Осипова Майя Камилевна, бурычларны җайга салу бүлеге начальнигы урынбасары. 

Вебинар программасы:

1.Кыскача гына 01.01.2023 елдан салым түләүләренең яңа тәртибен кертү турында.

2. ЕНС кысаларында хәбәрләр бирү тәртибе.

3. Килгән сорауларга җаваплар.

 

 

2023 елның 23 мартында 10.00 сәгатьтә «Оешмаларның мөлкәтенә салым салу (оешмаларның мөлкәтенә салым, җир салымы, транспорт салымы) өлешендә салымнарның исәпләнгән суммалары, аванс түләүләре турында хәбәрнамәләрне тутыру һәм тапшыру тәртибе»темасына вебинарга чакырабыз. Спикер: Идарә 2нче номерлы камераль контроль бүлеге начальнигы урынбасары Хисмәтуллина Әлмира Ваясовна.

Вебинар программасы:

1.    01.01.2023 елдан бердәм салым хисабы институтын кертү турында .

2.    Оешмаларның мөлкәтенә салым салу өлешендә исәпләнгән салым суммалары, салымнар буенча аванс түләүләр турында хәбәрнамәләрне тутыру һәм тапшыру тәртибе.

3.    Килгән сорауларга җаваплар.

   Вебинарлар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарга тоташу өчен сылтама 21 март 2023 https://w.sbis.ru/webinar/53274fd0-8b02-4e8b-8cd3-f378f3673adb

 

Вебинарга тоташу өчен сылтама 23 март 2023 https://w.sbis.ru/webinar/0fd7779f-edcb-4925-a6c3-08acb14769aa

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International