Чара «Минем карьерам Бердәм Россия белән»партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрде, анда районның 13 предприятиесе, учреждениесе һәм оешмасы дәгъвачыларга төрле вакансияләр тәкъдим итте.
Хәзерге вакытта Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 85 кеше исәптә тора, алар арасында өч кеше – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр.
"Ярминкәдә катнашу өчен без эшсезлек буенча исәптә торучыларны гына чакырмадык. Районда бу категориягә караган 1097 эшкә яраклы яшьтәге кеше яши. Аларның 310ы гына эшкә урнашкан.
Инвалидларны эшкә урнаштыру-безнең үзәк эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе һәм мондый ярминкәләр инвалидларга хезмәт базарында эш табарга ярдәм итә, ә эш бирүчегә – квалификацияле хезмәткәр», – дип билгеләп үтте Мәшгульлек үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Эльза Низаметдинова.
Биредә катнашучылар өчен «Минем карьерам Бердәм Россия белән» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәйданчык оештырылды, анда резюме төзү һәм аны «Россия эше» порталында урнаштыру буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.