Кичә шәһәр Мәдәният сараенда Нурлат районында педагог һәм остаз елын ачу тантанасы булды. Чарада район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.
Чара Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның педагогларга видео мөрәҗәгатеннән башланды. Укытучы- остазлар советы әгъзасы, 2нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Бажанова да катнашучыларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул барлык педагоглар исеменнән район җитәкчелегенә укытучыларга даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Монда ук «Минем яраткан укытучым»акциясе башланды.
Район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин педагогларга сәламләү һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
"Педагог һәм остаз елының бурычы-җәмгыятьнең игътибарын балаларга, яшьләргә, безнең үсеп килүче буынга бөтен көчен биргән кешеләргә җәлеп итү. Билгеле бер сүзтезмәне үзгәртеп, киләчәк балалар кулында, ә балалар укытучылар кулында дип әйтергә телим», – диде Алмаз Сәлимович.
Аның катнашында бүләкләү тантанасы да узды: ул район педагоглары Вера Пылина, Светлана Савчукка - тармак бүләкләрен, район Башлыгының Мактау грамотасын Рәис Гыймалетдиновка, Юрий Пименовка, Элеонора Хөсәеновага тапшырды.
Бу көнне гаилә педагогик династияләре аерым мактау сүзләренә лаек булды, безнең районда аларның дүртесе иң абруйлылардан – Абдуллиннар, Максимовлар, Винокуровлар һәм Прокопьевлар.
Гомумроссия мәгариф профсоюзының Нурлат территориаль оешмасы рәисе Фәридә Сәгыйрова «Ике кешегә бер һөнәр» республика конкурсының муниципаль этабы лауреатларына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Коллегаларына сәламләү сүзе белән районның баш педагогы Алсу Рәхмәтуллина мөрәҗәгать итте, ул бүләкләү тантанасын да үткәрде: Гарифулла Әхмәдуллинга, Оксана Донсковага, Ләйсән Демьяновага, Елена Орловага һәм Наталья Чечневага Нурлат районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге грамотасын тапшырды.
Чара ахырында барлык педагоглар хор белән: "Хәерле юлга! Алга таба! Хәерле юл!Алга!, - сүзен бергәләп кабатлап шуның белән педагог һәм остаз елына старт бирде.