Көн тәртибенә кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында сораулар кертелде.
Алмаз Әхмәтшин очрашуда катнашучыларны районның 2022 елгы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштырды, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм төзелеш тармакларына басым ясады.
Әңгәмә барышында шулай ук 2023 елда республика Икътисад министрлыгы тарафыннан бизнеска ярдәм күрсәтү чаралары турында да сөйләделәр.
Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе башлыгы урынбасары Алексей Сысуев эшкуарларга агымдагы елда салым түләүчеләр өчен цифрлы технологияләр һәм яңалыклар турында сөйләде.
Эквайринг сервисындагы яңа мөмкинлекләр, юридик затларга кредит бирү программалары һәм исәп-хисап-касса хезмәте турында район банклары вәкилләре сөйләде.
Очрашуда катнашучыларның кайберләре шәхсән Алмаз Сәлим улына адресланган кызыклы сорауларны да бирделәр.