Нурлатта «Татнефть» хезмәт коллективлары конференциясе узды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

«Татнефть» төркеме хезмәт коллективларының региональ конференциясендә компаниянең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, агымдагы чорга планнар билгеләделәр.

«Татнефть» төркеме предприятиеләренең эш нәтиҗәләре белән нефть һәм газ табу һәм чыгару буенча генераль директорның беренче урынбасары-«Татнефть-Добыча» җитәкчесе Рөстәм Хәлимов таныштырды.

Йомгаклау конференциясе Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Линар Маняпов катнашында узды. Ул катнашучыларны район үсешенең төп социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды һәм бу эштә «Татнефть»нең мөһим ролен билгеләп үтте.

Конференция форматы тере диалог режимында узды, шуның аркасында «Татнефть»нең структур бүлекчәләре һәм сервис предприятиеләре хезмәткәрләре топ-менеджерларга үз сорауларын турыдан-туры бирә алдылар һәм шунда ук аларга җаваплар алдылар.

«Татнефть» җитәкчелеге сүзләренчә, компания, элеккечә, үз алдына яңа максатлар куярга һәм үз җитештерүчәнлеген арттырырга җыена.

Очрашу бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International