Муниципаль хезмәт ветераны Флюра Ногманова медальгә лаек булды

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Аңа Бөтендөнья татар конгрессының "Татар халкы алдындагы зур хезмәтләре өчен" медале тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы XI Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены вакытында узды, ул шушы көннәрдә Казанда Россия Федерациясенең 40тан артык төбәгеннән 500 кече бизнес вәкиле һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында уза. 

Медальне Флюра Рәшит кызына Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International