Нурлатлыларга өй өченә куела торган янгынга каршы сигнализация турында сөйләделәр

2023 елның 14 марты, сишәмбе

2023 ел башыннан Татарстанда янгын чыгу нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган, 22се зыян күргән, ә 32се коткарылган.

Үзеңне һәм якыннарыңны саклар өчен, шулай ук үз йортыңны саклап калыр өчен, янгын сүндерү сигнализациясе һәм янгын чыгуны кисәтү системаларын кулланырга кирәк. Бүген заманча янгын сигнализациясе янгын билгеләрен шунда ук танырга мөмкинлек бирә.

Йорт өчен янгын сигнализациясе түбәндәге элементлардан тора: датчиклар, кабул итү-контроль җайланмасы, хәбәр итү системасы, энергия чыганагы.

Янгынга каршы сигнализация ярдәмендә янгын учагына оператив рәвештә җавап бирергә, чаралар күрергә, тормышны һәм милекне төзәтеп булмый торган зыяннан коткарырга мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

73 нче ПЧ инспекторы Токарева Н.С.

ПCЧ 73 фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International