«Ледок» командасы 2007 елда туган егетләр командалары арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең бронза призеры булды.
Нурлатта 2007 елда туган егетләр командалары арасында Татарстан Республикасы беренчелеге финалы узды.
Ике көнлек уеннар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленгән:
1 урын - "Ак Бүре" (Казан шәһәре)
2 урын - «Чаллы» (Яр Чаллы шәһәре)
3 урын - “Ледок " (Нурлат шәһәре)
4 урын - «Олимп» (Мамадыш шәһәре).
Уеннар тәмамланганнан соң, ябылу тантанасы узды, анда хөрмәтле кунаклар катнашты:
Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе ярышларын уздыру буенча башкарма директор ярдәмчесе Владимир Суслов,
Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе хөкемдарлыгын оештыру буенча белгеч Андрей Воробьев,
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Эльнара Азизова.
Командалар кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнделәр, аерылып торган уенчылар Татарстан Республикасы Хоккей федерациясеннән шәхси призлар белән бүләкләнделәр.