Нурлатта язгы ташу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Нурлатта гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм районның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Утырышны Нурлат муниципаль районының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе рәисе Зәрринә Сәйфетдинова үткәрде. Биредә район Башкарма комитетының «Гражданнарны яклау идарәсе» МКУ җитәкчесе Разия Минһаҗеваны тыңладылар. Ул гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль подсистемасының Нурлат звеносының язгы ташкынга әзерлеге һәм Нурлат муниципаль районының су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында хәбәр итте.

Шулай ук территорияләре су басуга аеруча дучар булган җиде авыл җирлеге башлыклары язгы ташу чорын куркынычсыз үткәрүгә әзерлекнең беренче чираттагы чараларын үтәү буенча хисап тоттылар.

КЧСиОПБ утырышының көн тәртибенә район территориясенә хайваннар котыру авырулары, Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы кертүне булдырмау буенча чаралар турында да мәсьәлә чыгарылды. Бу хакта «Нурлат район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ җитәкчесе Илнур Хәнәфиев хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International