Нурлат көрәшчеләре командасы ял көннәрендә Чистайда узган ярышларда катнашты.
Безнең спортчылар ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына, физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуга 100 ел тулуга багышланган көрәшчеләр-бертуган Гыймадиевлар призына көрәш ярышларында катнашты.
Нурлатлылар түбәндәге призлы урыннарны яулады:
1нче урын
30 кг - Альмир Гөзәеров,
33 кг - Никита Лизратов,
45 кг-Ринас Гөзәеров,
50 кг - Илдан Бикташев,
55 кг - Рәфис Гөзәеров,
2нче урын
25 кг - Радмир Гөзәеров,
3 нче урын
60 кг - Искәндәр Билалов.
Егетләрне һәм аларның тренерлары Рәмис Гөзәеров һәм Илсур Вәлиевны яулаган бүләкләре белән котлыйбыз.