“Нурлат-информ” коллективы "Ак барс" Үзәгендә спорт бәйрәме үткәрде

2023 елның 12 марты, якшәмбе

Вакытны күңелле һәм файдалы уздырырга мөмкин булган табигать кочагында чаралар оештыру «Нурлат-информ» өчен яхшы традициягә әверелде инде.

Кичә дә безнең зур медиа-гаилә "Ак Барс" спорт Үзәге территориясендә зур спорт бәйрәме оештырды. Балаларыбыз белән бергә без чаңгыда шудык, хәрәкәтчән уеннар уйнадык, командаларда ярыштык һ. б.

"Табигатькә чыгу, бәйрәмнәрдә бергә җыелу инде безнең яхшы традициягә әверелде. Менә бу юлы да спорт чарасы оештырдык, аны Нурлат телевидениесенең 23 еллыгына багышладык, өстәвенә март аенда телевидение һәм редакция коллективлары берләшкәнгә 5 ел тулды»,-дип билгеләп үтте «Нурлат – информ»ның җитәкчесе - баш мөхәррир Резеда Гиняева.

Чарада «Нурлат-информ» хезмәткәрләре генә катнашмады, без аңа якыннарыбызны да чакырдык. Мәсәлән, шофер Сергей Леуков кызы һәм оныгы Любовь һәм Михаил Веренцовлар белән килгән иде.

"Безнең гаилә бәйрәмдә бик теләп катнашты, без вакытны күңелле үткәрдек. Киләчәктә дә спорт белән дус булачакбыз», – дип билгеләп үтте Любовь Веренцова.

Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәттәшләребез дә игътибарсыз калмады. Фаягөл Мостафина шундыйларның берсе.

"Мин хезмәттәшләремнең чакыруларына һәрвакыт шатланып җавап бирәм. Онытмаулары, чакырулары сөендерә. Без - чыннан да бер зур һәм тату гаилә», – дип уртаклашты ул.

Спорт ярышларыннан соң без шулай ук өстәл артына җыелдык, хуш исле пылау, чәй, тәм-томнар белән сыйландык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International