Районда 7 торак пункт су басу мөмкин булган зонага керә.
Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе урынбасары Радик Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, район территориясендә су баскан торак пунктлар юк, югары әзерлек һәм гадәттән тыш хәл режимы кертелмәгән, Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасының территориаль подсистемасының Нурлат звеносы хезмәтләре көндәлек эшчәнлек режимында эшли.
- Районда 32 күпер һәм 298 су үткәрү торбасы бар, шушы көннәрдә аларны кар суларын өзлексез үткәрү өчен кардан чистарту планлаштырыла, – диде Радик Габдулла улы.
Күпьеллык күзәтүләр нәтиҗәләре буенча боз тыгылу Якушкино авылы янындагы күпер районында барлыкка килә. Нәтиҗәдә, бу торак пункт янында Аксумлинка елгасында су биеклеге арта.
– Без Аксумлинкада бозны тиз эретү өчен өчен кирәкле бөтен нәрсәне – кара туфракны, көлне әзерләдек инде, – диде Якушкино авыл җирлеге башлыгы Хәсибулла Хәмидуллин. - Бу эшкә 15 марттан соң керешәчәкбез. Шул ук вакытта каналны чистартуны да башлыйбыз. 20 нче көннән соң плотинаны ачарга ниятлибез. Узган ел яхшы әзерлек нәтиҗәсендә безнең торак пункт территориясендә язгы ташу имин үтте.
Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, алты гидропостта су күтәрелү дәрәҗәсен тәүлек әйләнәсе күзәтү урнаштырылачак. 28 буада күзәтү авыл җирлекләре җитәкчелеге көче белән башкарыла. Мониторингны алып бару сроклары буенча инструкцияләр бар, – дип ассызыклады ул.
Бу чорда Урнәк авылы аерым игътибар таләп итә, аның белән елганың язгы ташуы вакытында автомобиль элемтәсе өзелә. Шуңа күрә авыл халкы алдан ук беренче кирәкле товарлар, медикаментлар белән запаслана, су саклау сыешлыгы һәм мотопомпа каралган.
Тулаем алганда, районда язгы ташуга һәрьяклап әзерлек бара. Көчләр һәм чаралар төркеме булдырылган, тормышны тәэмин итү предприятиеләре профилактик чаралар күрүдән тыш, авылларда халыкка хәбәр итү һәм мәгълүмат бирү системалары да каралган: сөйләм сиренасы, тавыш көчәйткечләр һ. б.