Тимербулатовлар КФХ эшчәнлегенең төп төре - эре мөгезле терлек үрчетү.
2020 елда откан «Агростартап» гранты ярдәмендә 93 баш сыер, МТЗ-82 тракторы һәм авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алынган. Хуҗалык милкендә 250 гектарга якын җир бар, аны азык әзерләү өчен кулланалар. Бүгенге көндә хуҗалыкта барлыгы 97 баш эре мөгезле терлек бар.
Ринат Һадиевичның улы Ришат Тимербулатов сөт юнәлеше буенча шөгыльләнә. 2021 елда ул «АГРОСТАРТСАП» проекты буенча «ТРда крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү» проектын гамәлгә ашыруга 3 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме алды. Грант суммасына үз акчаларын өстәп, 24 баш таналар сатып алганнар. Бүгенге көндә Ришат Тимербулатов хуҗалыгында 60 баш эре мөгезле терлек бар. Аларның 45е- сыер һәм 15 баш яшь терлек.
Шушы көннәрдә Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин хуҗалыкларның эшчәнлеге белән танышты.
"Тырышыгыз, алга барыгыз. Тәҗрибәне өйрәнегез һәм уртаклашыгыз», – дип мөрәҗәгать итте ул Тимербулатовларга.