50дән артык яшь нурлатлы «ЮИДлылар чаңгы юлы»нда катнашты

2023 елның 11 марты, шимбә

Иске Чаллы мәктәбендә традицион «ЮИДлылар чаңгы юлы» ярышлары узды.

Анда хәрәкәтнең яшь инспекторлары арасыннан 1-5нче сыйныфта укучы 50дән артык укучы катнашты. Яшьләренә карап, алар 500дән 1200 метрга кадәр араны үттеләр.

- Безнең мәктәптә мондый чараларны үткәрү матур традициягә әверелде. Балалар сәламәт яшәү рәвеше белән генә шөгыльләнмиләр, ә хәрәкәт кагыйдәләрен ныгыталар, яңаларын өйрәнәләр, – дип билгеләп үтте мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Людмила Герасимова, ул инде берничә ел ЮИД мәктәп отрядының үзгәрешсез җитәкчесе булып тора.

Чаңгы ярышында җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар һәм грамоталар алдылар, оештыручылар калган катнашучылар өчен истәлекле бүләкләр турында да кайгыртканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International