«Киләчәк» балалар иҗаты үзәге каршындагы студиядә шөгыльләнүче яшь нурлатлылар татар телендә узган иҗади конкурсларда яңа уңышларга ирештеләр.
Мәрьям Гафиятуллина «Туган телем – серле тел» Х Төбәкара шигырь укучылар конкурсының «Ел фасылында авылым» номинациясендә 1-4 сыйныф укучылары арасында III дәрәҗә лауреат булды. Гөлназ Гатина шул ук конкурста «Иҗади алым өчен» грамота алды. Жюри хөкеменә кызлар үз чыгышларының видеоларын җибәргәннәр. Эшләр 12 номинациядә 5 яшь категориясе буенча бәяләнгән.
Татарстанның 40 районыннан, Казаннан һәм Чаллыдан, илнең 8 төбәгеннән барлыгы 586 эш килгән.
- Конкурс берничә этаптан торды, зур сайлап алу узды. Бу безнең өчен зур уңыш, – дип билгеләп үтте түгәрәк җитәкчесе, «Киләчәк» үзәге педагогы Зөлфия Галиуллина.
Гөлназ Гатина шул ук вакытта «Герой - шагыйрь Муса Җәлил» II Республика укучылар конкурсында 2нче урынны алган. Ә күптән түгел «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестиваленең район этабында Гөлназ һәм театр студиясе төрле номинацияләрдә беренче урыннарны яулаганнар.
Хәзер түгәрәк әгъзалары Габдулла Тукай иҗатына багышланган конкурска әзерләнәләр.
- Шигырьләрне балаларның яшенә карап сайлыйм. Авыр сүзләрне тәрҗемә итәбез, бергәләп шигырьнең асылына төшенәбез. Аннары без аңлаешлы итеп укырга өйрәнәбез. Бу зур хезмәт, - дип уртаклашты Зөлфия Хәбибулла кызы. - Бүген балалар күбрәк рус телендә аралаша, шуңа күрә әдәби әсәрләр аша туган телне дә өйрәнергә тырышабыз. Гөлназ белән Мәрьямнең һәм түгәрәкнең башка әгъзаларының туган телләрен яратып һәм рәхәтләнеп өйрәнүләре сөендерә. Бу иң мөһиме.