Кичә Федор Кулметьев Идел буе федераль округы Милли гвардиясенең махсус билгеләнештәге 5598 нче гаскәр часте командованиесенең 26нчы отряды чакыруы буенча Фирдүс Тямаевның мобилизацияләнгән татарстанлылар гаиләләре өчен оештырылган концертында булып кайтты. Бу частьта контракт буенча аның кече улы Андрей Кульметьев хезмәт иткән.
Концерт программасында шулай ук Украинада барган хәрби операция темасы да күтәрелде. Сәхнәгә 26 нчы отряд сугышчылары чыкты, төркем командиры да чыгыш ясады. Мониторда бурычларын үтәү барышында үз гомерләрен биргән сугышчылар күрсәтелде", - дип уртаклашты Федор Иванович, концерт тамашачыларның тулы залын җыйганын билгеләп.
Фирдүс Тямаевның чыгышлары бик дәртле була. Ул якташларыбызны онытмый һәм үзенең кече Ватаны белән горурлана», – дип дәвам итте Федор Кульметьев.
Хәрби частька сәфәре барышында алар клубка керәләр, аның да стеналарында сугышчыларның, шул исәптән Кулметьев Андрейның да фотолары урнаштырылган.