Бүген, 10 мартта, Әлмәттә ТР Көньяк-Көнчыгыш ветераннары арасында «Татарстан Республикасы халыклары традицияләренең тере җепләре» үзешчән фольклор коллективлары фестивале узды.
Анда 11 районнан коллективлар катнашты. Нурлат районы исеменнән «Ветеран» халык хоры чыгыш ясады. "Вокаль ансамбль" номинациясендә ул Дипломга лаек булды.