Нурлат районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында эколог экодәресләр үткәрә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгече Венера Мингалиева шәһәрнең 1нче мәктәбенең 1А сыйныфында «Заманча экологик проблемалар» темасына экодәрес үткәрде, ә Урта Камышлы авылының балалар бакчасында яшь табигатьне яратучылар белән ел фасыллары һәм табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр презентацияне карадылар, аннары табигатьне ничек саклаулары турында сөйләделәр