Март башыннан район һәм шәһәр мәктәпләрендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен Нурлат аграр техникумы вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар оештырыла.
Бу очрашулар барышында балалар техникум, аның традицияләре, факультетлары, керү шартлары һәм үзенчәлекләре, әзерлек юнәлешләре һәм һөнәрләре турында мәгълүмат алалар. Очрашулар бик нәтиҗәле һәм югары сыйныф укучыларына зур файда китерә. Техникумнар һәм югары уку йортлары вәкилләре белән мондый очрашулар укучыларга киләчәк һөнәр сайлау мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә.