Нурлат районыннан Фәйзуллиннар хуҗалыгында хәзер теплицалар күбрәк

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Быел алар узган елның көзендә төзелә башлаган тагын бер җәйге теплицаны куллана башлаячак.

Бүгенге көндә 500 квадрат метрлы ике кышкы теплицада 2400 помидор үсентесе үсә. Аларны февраль уртасында утыртканнар, помидорлар чәчәк ата башлаган, ә куакларның берсендә беренче кечкенә помидор да барлыкка килгән инде. Хәзерге вакытта биредә 7 сорт бар, җәйге теплицаларда тагын 3 төр утыртырга планлаштыралар. Үсентеләрнең гомуми саны 4000 тирәсе булачак. Хуҗалыкта помидорның беренче уңышын май аенда алырга җыеналар, шул ук вакытта сәүдә нокталарында да сата башлаячаклар.

Ә кыярның беренче уңышын апрель уртасында ук җыярга планлаштыралар. Быел яшелчә культурасын гадәттәгедән соңрак утыртканнар. Ике теплицада 1200 кыяр тамыры үсә. Бу көннәрдә аларны бәйли башлаганнар.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Якты Күлдә Фәйзуллиннарның гаилә хуҗалыгында булды. Ул аларга Нурлат халкы өчен уңайлы урында сәүдә ноктасы ясарга, шулай ук башка яшелчә культуралары һәм җиләкләр үстерү вариантын карарга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International