Нурлат районы Якты Күл авылы ФАПы ремонтланачак

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бу - районның быел «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында ремонтланачак 6 фельдшер-акушерлык пунктының берсе.

Быел биредә косметик ремонт үткәреләчәк. Тамбурдагы кимчелекләрне төзәтергә, брендбук буенча элмә такта куярга, су проблемасын хәл итәргә кирәк. 

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин, учреждениенең торышы белән танышып, вазифаи затлар алдына бар булган проблемаларны бетерү һәм эшне сыйфатлы башкару бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International