Нурлатта "Без бергә" балалар халык иҗаты фестивале уза

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бүген "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгендә «Без бергә» күләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабы уза.

Чара башланыр алдыннан район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге башлыгы Алсу Рәхмәтуллина катнашучыларны сәламләде һәм аларга чыгышларында уңышлар теләде.

Иҗади ярышларда катнашу өчен берничә номинациядә 64 гариза бирелгән: иҗади гаилә, халык вокалы, нәфис сүз, хореография, мода театры, инструменталь ансамбль, театраль иҗат, халык вокаль ансамбле. Катнашучыларның чыгышларын компетентлы жюри бәяли.

Мәгариф  башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Тимофеева сүзләренчә, фестиваль-конкурс районда да, республикада да алтынчы тапкыр үткәрелә.

"Фестивальдә балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнаша. Елдан-ел әлеге чараның популярлыгы арта бара", - дип ассызыклады ул.

Биредә халык һәм инструменталь ансамбльләре, ялгыз башкаручылар, бию коллективлары, мода театры, нәфис сәнгатьне яратучылар һ. б. чыгышы тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International