#ТРяшьләренәторак туры эфиры үткәрелүе турында мәгълүмат

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме программалары һәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирү нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан 2023 елның 14 мартында 17:00 сәгатьтә Министрлык тарафыннан җиденче #ТРяшьләренәторак туры эфиры үткәрелә.

Туры эфир программасында (ВКонтакте мәйданчыгында» https://vk.com/minmol_rt ачык һәм җентекле формада Татарстанда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» (торак бәясеннән 30-35% түләүсез субсидияләр), Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү (субсидияләр, ипотека, найм) федераль программалары буенча яшьләргә үз торакларын сатып алуда дәүләт ярдәменә юнәлдерелгән төрле тармакларның министрлыклары һәм ведомстволары программалары тәкъдим ителәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International