Республикада нефтьчеләр һәм «Татнефть» компаниясе турында иң яхшы хикәя һәм шигырьгә «Нефтьнең туган җире» конкурсы игълан ителде. Конкурста 18 яшьтән зурырак үзешчән авторлар да, ТР Язучылар берлеге әгъзалары да катнаша ала. Конкурс эшләре 1 марттан 10 июньгә кадәр ruhiat@mail.ruн электрон почтасына кабул ителә.
Тулырак мәгълүматны - 8(8553)373-951 телефоны буенча алырга мөмкин
Әсәрләр ике жанрда: элек массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында яки аерым җыентыкларда басылмаган рус һәм татар телләрендәге хикәя, шигырь кабул ителә.
Республика конкурсы «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Татарстан нефтен эшкәртүнең 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасының ачылуына 75 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында үткәрелә.