«Үз-үзеңә ышан» проекты кысаларында сәламәтлекләрендә менталь тайпылышлар булган балалар үзләрен төрле юнәлешләрдә тормышка ашыралар.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан проектта катнашучылар белән әниләр өчен күңел ачу конкурслары белән бәйрәм открыткасы ясау буенча мастер-класс узды.
Бүләкләр алу яки бүләк итүнең кайсы рәхәтрәк булуын әйтү кыен. Ләкин талантлы балалар белән бергә бергәләп бүләкләр ясау тагын да рәхәтрәк.