Нурлатта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм концерты узды

2023 елның 8 марты, чәршәмбе

Район артистлары гүзәл затлар өчен иң яхшы концерт номерларын башкардылар.

Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда беренче язгы бәйрәм – игелек, яктылык, тормыш һәм мәхәббәт бәйрәме алдыннан узган концертта чын күңелдән котлау сүзләре, иң җылы теләкләр, күңел җырлары яңгырады.  Ә хореография коллективлары әниләренә, әбиләренә һәм барлык хатын-кызларга яңа бию композицияләрен багышладылар.  Бу көнне тамаша залы язгы кәеф, елмаю, шатлык атмосферасы белән тулган иде.

Нурлат районы Башлыгы урынбасары Линар Маняпов җыелганнарга изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Ул барысын да бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм бәхет теләде. Ул махсус хәрби операция зонасында туганнары һәм якыннары хәрби бурычын үтәгән хатын-кызларга аерым котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.  Монда ук Линар Нурисламович профессиональ һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешкән хатын-кызларга бүләкләр тапшырды. Нурлат районының 20гә якын хатын-кызы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатларына, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре Башлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына, шулай ук «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлегенең Мактау грамоталарына лаек булды.

Гомумән, бәйрәм концерты бер сулышта узды, тамашачыларга уңай эмоцияләр һәм язгы кәеф калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International