Түбән Нурлатта арт-объект урнаштырылды

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Түбән Нурлат микрорайонында «Мин Түбән Нурлатны яратам»дигән арт-объект куелды.

 

Бу архитектура формасы Нур татар мәдәни үзәге территориясе каршында урнашкан.

- Төзекләндерү идеясе бер ел элек туган иде, һәм без биредә якташларыбызның кече Ватаныбызга мәхәббәтен символлаштырган стела урнаштырырга булдык, –диде «Түбән Нурлат» ТОС рәисе Айрат Гәрәев, ул арт-объектны үз куллары белән ясаган.  Материаллар, профильләр һәм шома материал белән Әфганстанда хәрби хезмәт үткән дусларым ярдәм итте, язуларны якташыбыз, рәссам Наилә Таҗиева ясады. Минемчә, арт-объект микрорайон халкы өчен фотозона да булып хезмәт итәчәк. Яз көне без монда туфрак кертергә, территорияне тигезләргә һәм яшелләндерергә, ә стела тирәсендә чәчәкләр утыртырга ниятлибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International