Рөстәм Миңнеханов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендәге Нурлат районы делегациясе катнашында тантаналы чара узды.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында: "Бүген без республикабызның агросәнәгать комплексы эшенә йомгак ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы авыр һәм бик мөһим хезмәт. Бу эш белән елына 365 көн тәүлек әйләнәсе шөгыльләнергә кирәк: үсемлекчелек, терлекчелек үсеше, башка бурычлар. Районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәтләренең оперативлыгы-безнең сыйфатлы эшебездә кирәкле элемент"»
Ул шулай ук Татарстан аграрийларына Татарстанны илнең алдынгы агросәнәгать төбәкләренең берсе иткән авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды.