Чираттагы очрашу барышында ике граждан белән социаль контракт төзелде.
Шушы көннәрдә «Бердәм Россия белән карьерам» проекты кысаларында эш эзләүчеләр белән очрашу узды, анда «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлеге белгече Вера Кубасова, халыкны социаль яклау идарәсе вәкиле Татьяна Әхмәтҗанова һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре катнашты. Чарада шулай ук социаль контракт төзү буенча консультацияләр бирү, резюме әзерләү һәм җибәрү кебек темалар яктыртылды.
Кунаклар учреждение вәкилләре белән актив аралаштылар, аларны кызыксындырган сорауларны төгәлләделәр. Чара нәтиҗәсендә ике кеше социаль контракт төзеде.