Бүген “Кояшкай” балалар бакчасында Әниләр һәм әбиләр катнашында бәйрәм чарасы узды.
Икенче кече төркем тәрбияләнүчеләре тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчесе белән бергә кунаклар өчен концерт номерлары әзерләделәр-әниләр һәм әбиләр турында җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, ә чара ахырында үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар. Балаларга кунакка шулай ук Кояш, Әтәчкәй һәм Карлсон килә, алар балалар һәм аларның әниләре белән төрле уеннар уйныйлар.
Җыелганнарны Халыкара хатын-кызлар көне белән балалар бакчасы мөдире Назлыгөл Могыйнова котлады. Ул шулай ук төрле конкурсларда җиңүчеләргә грамоталар тапшырды.