Нурлатта «Ак Барс» спорт үзәгендә чаңгы узышлары буенча II чаңгы ярышлары – спорт ветераны Казаков Петр Васильевич истәлегенә эстафета узды.
Нурлатлылар Петр Васильевичны, беренче чиратта, укытучы буларак хәтерлиләр. Гомере буе җиңел атлетика, чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Ул төрле ярышларда күп катнаша, шулай ук 1963 елда III СССР халыклары спартакиадасында катнаша. Быел ябык чаңгы ярышлары эстафета икенче тапкыр узды.
- Бүген өлкәннәр дә, балалар да ярыша, чөнки әти укытучы иде һәм аңа балаларның спорт белән шөгыльләнүе мөһим иде, – диде чараны оештыручы Петр Васильевичның кызы Галина Казакова. - Бездә чаңгы спорты белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар: искиткеч чаңгы базасы, монда искиткеч чаңгы юлы да бар.
Чаңгы ярышлары спортчыларны гына түгел, ә чаңгы сөючеләрне, спорт ветераннарын да җәлеп итте. Алар район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәмендә узды.
Нәтиҗәдә, балалар арасында 1 нче урынны Иске Чаллы мәктәбе, 2 нче-Андреевка, 3 нче-аграр техникум командалары алды. Өлкәннәр командалары арасында 1 нче урында-«Нурлатгаз», 2 нче урында-ПЧ –73, 3 нче урында-«Нурлатнефть»НГДУ.
Җиңүчеләргә һәм призерларга район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары, шулай ук Галина Казаковадан акчалата бүләкләр тапшырылды. Монда ук Петр Васильевич Казаковның укучысы, шәһәрнең 2 нче мәктәбен тәмамлаучы Ринат Миңнебаев чараның иң яшь катнашучысы Артем Жирновка акчалата бүләк тапшырды.