Ел саен үткәрелә торган республика ярышлары Бөгелмә чаңгы базасында 9 район вәкилләре катнашында узды.
Нурлат командасын Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы әгъзалары Раил һәм Илшат Гыймадиевлар, Мария Кузьмина, Александр Афанасьев һәм Виктория Рыбина тәкъдим итте. Аларның кайберләре шәхси зачетта зур уңышларга ирештеләр.
Әйтик, хәзерге вакытта күрү буенча инвалидлар өчен Лаеш мәктәбендә укучы Виктория Рыбина мактаулы 1нче урынны алды.
Стартка чыккан хатын-кызлар арасында җәмгыять җитәкчесе Мария Кузьмина өченче булды.
Ә менә команда зачетында нурлатлылар дүртенче урынны алды.
“Без Баулы җирле оешмасы командасына нибары бер секундка гына оттырдык", – дип шәрехләде Мария Германовна.
Җәмгыять әгъзалары Ел саен Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте оештыра торган республика спорт ярышларында актив катнаша һәм призлы урыннар яулый. Март һәм апрель айларында аларны шашка һәм шахмат, йөзү һ. б. буенча ярышлар көтә.