Сөт эшкәртү заводында табигый сөт продукциясе, аерым алганда, тозлы сырлар җитештерәләр.
«Бүгенге көндә без тәүлегенә 10 000 тонна сөт кабул итәбез һәм эшкәртәбез. Халыктан сөтне литры 27 сумга, ә КФХдан 29 сумга сатып алабыз. Без 12 төр сыр һәм май җитештерәбез. Продукцияне республика һәм Самара өлкәсе сәүдә челтәрләрендә сатабыз», – дип уртаклашты СПССК «Восток» рәисе Марсель Сабиров.
2019 елда откан грант ярдәмендә биредә производствоны киңәйткәннәр, бинаны реконструкцияләгәннәр, автопаркны яңартканнар, өстәмә җиһазлар сатып алганнар.
Район Башлыгы Алмаз Сәлимович предприятие мөмкинлекләреннән файдаланырга һәм бер урында туктап калмаска чакырды. Кооперативның киләчәккә планнары зурдан.