Хәзерге вакытта республиканың гына түгел, бөтен Россиянең дә эре банкларының берсе булган Ак Барс банкы вәкилләре белән очрашуда кайбер мөһим мәсьәләләрне карадылар.
Фикер алышу барышында банк җитәкчелегенең бизнес вәкилләре белән эшмәкәрләр өчен файдалы финанс мөмкинлекләре һәм карарлар турында мәгълүмат җиткерү буенча очрашулар уздыру планлаштырылган иде.
Шулай ук банк карталарына хезмәт күрсәтүдәге яңалыклар, хезмәт хакы карталарының һәм банкның яңа продуктларының өстенлекләре турында фикер алыштылар.
Тиздән Ак Барс банкның район филиалы яңа офиска күчәчәк. Бу киңлекнең төп аермасы максималь уңайлы мохит булачак, анда клиент банкның кирәкле хезмәтләрен яңа форматта алачак.