Кайнар линияне «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә оештыра.
2023 елның 9 мартында 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр социаль иминлек һәм гаилә иминлеге мәсьәләләре буенча «Хатын-кызлар игътибары» телефон кайнар линиясе узачак.
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (whatsapp сораулары өчен).