Нурлат районы мәктәпләре директорлары белем бирү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Тимерлек төп мәктәбе базасында шәһәр һәм район мәктәпләре директорлары өчен семинар узды.

Семинарының темасы: "Гомуми белем сыйфатын күтәрү шарты буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру".

Тимерлек мәктәбе укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ачык дәресләр үткәрелде, шулай ук мәктәп укучылары мәктәп театрының туган телендә (чуаш) эшләвен күрсәттеләр.

Семинарга йомгакны район мәгариф идарәсе начальнигы Алсу Рәхмәтуллина ясады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International