Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге инспекторлары тарафыннан 2023 елның 1 нче мартыннан «Терлекчелек продуктлары турында»гы Законның үз көченә керүен хәбәр итә.
Хәбәр ителгәнчә, терлекчелек продуктлары-авыл хуҗалыгы хайваннары, шул исәптән тирес, чүп-чар, терлек астына җәелгән салам һәм авыл хуҗалыгы производствосында кулланыла торган башка матдәләр.
Шул ук вакытта терлекчелек продуктларының кайберләре калдыклар булып саналмый.
Законда терлекчелек продуктларын (саклау, эшкәртү, транспортлау, реализацияләү һәм куллану) әйләнешкә карата таләпләр күрсәтелә. Контрольдә тоту (күзәтчелектә тоту) таләпләрен үтәүне Россельхознадзор башкара.
Закон нигезендә, терлекләрне тоту нәтиҗәсендә барлыкка килгән матдәләрне терлекчелек продуктлары дип тану өчен, милекче ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең җитештерү мәйданчыгы урнашкан урын буенча территориаль идарәсенә хәбәр итәргә тиеш.
Хәбәрнамәне 2023 елның 1 мартыннан 1 маена кадәр, алга таба ел саен киләсе календарь елына 31 декабрьдән дә соңга калмыйча Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе адресына, электрон почтага җибәрергә кирәк: tu27-m.gribanova@fsvps.gov.ru
Әгәр дә белдерү 1 майга кадәр җибәрелмәгән булса, авыл хуҗалыгы хайваннарын асраганда барлыкка килә торган матдәләр калдыклар турында закон кысаларында Россия Табигать күзәтчелеге контроленә алынырга тиешле калдыклар булып саналачак. Ул чакта мондый калдыклар белән эш итүгә лицензия рәсмиләштерергә, аларны урнаштырганда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен билгеләнгән түләүне кертергә һәм калдыкларга карата билгеләнгән башка таләпләрне үтәргә кирәк.
Күрсәтелгән сылтама буенча 248-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру өчен кабул ителгән барлык норматив документлар белән танышырга мөмкин.