Нурлатта «Кондырча» ландшафт паркында узган язны каршы алу бәйрәмендә озын гомер һәм сәламәтлек үзәгендә йөрүчеләр дә катнашты.
"Без вакытны күңелле һәм яхшы үткәрдек. Төрле бәйрәм чараларында катнашып кына калмыйча, скандинавия йөреше белән дә шөгыльләндек бит. Ә аннары самавырдан кайнар чәй эчтек, коймаклар ашадык, биедек тә әле», – дип шатланып уртаклашты озын гомер һәм сәламәтлек Үзәге җитәкчесе Анжела Закирова.