Нурлатлылар «Мәдәни десант» семинарында катнаша

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Нурлат районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең 39 хезмәткәре бүген Чирмешән районында уза торган чарада катнашты.

Семинарда катнашучылар лекцияләр барышында  «Пушкин картасы буенча иетодик тәкъдимнәр», «Матди булмаган мәдәни мирас объектын ничек өйрәнергә һәм теркәргә», «Грант активлыгы», «Pro. Мәдәният» сайтында вакыйгаларны ничек дөрес рәсмиләштерергә кебек мәсьәләләрне карадылар.  

 

Моннан тыш, мәдәният йортларын йөреп чыктылар, аның барышында экспертлар мәдәни объектларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International