Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Бердәм салым хезмәте буенча вебинарга чакыра

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «Россия шартларында түләү документларын тутыру» темасы буенча вебинарга чакыра, ул 2023 елның 02 мартында 14.00 сәгатьтә узачак.

Вебинар спикерлары: Лекомцева Элина Сергеевна, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бурычларын җайга салу бүлеге башлыгы, Осипова Майя Камил кызы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бурычларын җайга салу бүлеге башлыгы урынбасары.

Вебинар программасы:

1.    01.01.2023 елдан бердәм салым счеты (ЕНС) һәм бердәм салым түләү институтын (ЕНП) кертү.

2.    Түләү документларын рәсмиләштерү.

3.    ЕНП өчен түләү документын рәсмиләштерү үрнәге.

4.    ЕНС составына кермәгән салымнар буенча түләү документын рәсмиләштерү.

5.    Сорауларга җаваплар.

 

Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк (https://w.sbis.ru/webinar/d9df1bd8-133a-4b18-b5eb-785b923c3fa9) һәм ачылган биттә «катнашачакмын» тамгасына басып чарага теркәлергә. Вебинар алдыннан сылтаманы ачу һәм «вебинарга күчү»төймәсенә басарга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International