Нурлатта «Без сәламәт тормышка әйе! диеп әйтәбез!» сәламәтлек марафоны булды

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

«Үзеңә ышан» проекты кысаларында Нурлат үзәк китапханәсе актив рәвештә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, яшьләрнең ялын оештыруга ярдәм итә, кызыклы кешеләр һәм аларның мавыгулары белән таныштыра.

Проект кысаларында сәламәтлекләрендә менталь тайпылышлары булган балалар үзләрен төрле юнәлешләрдә гамәлгә ашыралар.

28 февральдә универсаль спорт комплексы белән берлектә Сәламәтлек марафоны узды. Чара барышында залларга экскурсия, спорт инвентаре һәм җиһазлары белән танышу оештырылды. Моннан тыш, балалар күңелле стартларда да катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International