Нурлаттан укучы физика буенча республика олимпиадасында җиңүче булды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген "Дуслык" үзәгендә физика буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны котлау тантанасы узды.

Олимпиада нәтиҗәләре буенча Нурлат гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Савелий Федоров җиңүче булды.

Нурлат гимназиясенең 8нче сыйныф укучысы Сәет Хәмәдиев һәм 2нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Разил Кашапов олимпиада призерлары булдылар.

Җиңүче һәм призерларны, шулай ук Лариса Мазилкинаны (Нурлат гимназиясе) һәм Гөлшат Камалетдинованы (2нче мәктәп) укучыларны фән олимпиадасына лаеклы әзерләүләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International