Нурлатта Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин кышкы чорда шәһәр паркларын һәм скверларын карап чыкты.
Сәфәрнең төп максаты-ял итү урыннары, җәяү йөрү зоналары, балалар уен мәйданчыклары, паркларда урнашкан спорт тренажерлары мәйданчыкларының чистартылган булуы. «Алар ел әйләнәсендә эшләргә тиеш: кышын да, җәен дә», – диде Алмаз Әхмәтшин һәм җаваплы затлар алдына карны вакытында чистарту бурычын куйды.