Нурлат районында киңәйтелгән планерка узды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Планеркада район һәм шәһәр тормышына кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Нурлат районында яңа эш атнасы предприятие, оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән планеркадан башланды.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова муниципаль милектән файдалану нәтиҗәлелеген арттыру эше турында сөйләде.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин кышкы чорда урам-юл челтәрен карап тоту турындагы  чыгыш ясады.

Планеркада шулай ук ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау эшен оештыру, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы кысаларында планлаштырылган чаралар планнары турында да фикер алыштылар.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева агымдагы елның ике аенда спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлары белән таныштырды. 

Җыелучылар шулай ук «Тампонаж һәм измә сервисы үзәге» оешмасы һәм Чулпан авыл җирлеге эшчәнлеге белән таныштылар.

Планерка бүләкләү белән тәмамланды. Нурлат районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин юбилярны котлады һәм «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында яшь гаиләләргә сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International