Нурлат аграр техникумы студентлары өчен оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында "Батырлык дәресе» үткәрелде.
Студентлар белән очрашуга сугышчы-интернационалистлар чакырылган иде:
запастагы өлкән сержант Владимир Леуков, Әфган сугышында катнашкан Марат Абдрахманов, Әфганстандагы сугыш ветераны, запастагы старшина Анатолий Григорьев.
Алар балаларга армиягә ничек чакырылулары, нинди шартларда сугышырга туры килүе турында сөйләделәр, балаларның сорауларына җавап бирделәр.
Студентларның Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Семен Михальчинга сораулары да күп туды.